МЕНЮ
Мамадыш - Интернетта
Бүген җәмгыятьне, яшәешне компьютердан, Интернеттан башка күз алдына китерүе кыен. Нинди генә мәгълүмат кирәк булса да, интер-нетны ачабыз, аннан төрле яклы мәгълүмати ярдәм табабыз.
Районыбыз турында да шактый кызыклы һәм кирәкле хәбәрләр табарга була. Бүгенге көндә ин-тернет челтәрендә Мамадыш районының рәсми һәм рәсми булмаган порталлары бар.
Мамадыш муниципаль районының http//www. mamadysh.ru рәсми сайты, башкарма комитет җитәкчесе карары буенча, мәгълүмати-методик үзәктарафыннан эшләнә. Рәсми портал барлык Россия һәм чит ил кулланучылары өчен мәгълүмат челтәре киңлегендә иркен Интернет-ресурс буларак файдаланыла. Сайтның бурычлары - гомуми һәм белешмә мәгълүматлар бирү, уңай имиджны бетермәү, оешма-предприятиеләрнең һәм муниципаль хезмәтләрнең товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтү, муниципалитет белән район халкы арасында интерактив мөнәсәбәтләр булдыру. Сайт төп 7 модульдән тора: төп (көндәлек яңалыклар), Муниципаль органнар (хакимият органнары турында мәгълүмат), шәһәр, район, эшлекле сфера, социаль сфера, белешмәләр.
Әлеге модульләр составында шулай ук Интернет-кабул итү, яңалыклар архивы, һава торышы турында мәгълүмат, Web-тавыш бирү, йөгерек мәгълүмат юллары, баннерлар, статистика бүлеге эшли. Проект белән мәгълүмати- методик үзәк директоры Артур Ефимов җитәкчелек итә.
Моннан тыш, Интернет челтәрендә Мамадыш районы турында башка сайтларны да күрергә мөмкин. Аларныңберсен, www.mamadysh.net.ru ны шәһәрләшебез, бүгенге көндә КГТУның Алабуга филиалында бишенче курста укучы Илнар Галиуллин эшләгән. "2005 елда компьютер алып, Интернетка тоташкач, кайбер кирәкле мәгълүматларны аннан таба алмадым һәм Мамадыш турында сайт ачарга кирәк дигән фикергә килдем",-ди ул. Шуннан соң narod. ru хостингында эш башлап җибәрә, аннан ucoz. ru га күчә. 2006 елда Илнар үз порталын булдыра һәм шунда туган ягы турында мәгълүматлар җыя башлый. Анда шәһәр картасын күрергә, тарихы белән танышырга, оешма-предприятиеләр турында мәгълүмат алырга, телефон номерларын, яшьләр оешмаларының адресларын табарга, фотогалерея карарга, мамадышлылар башкаруындагы җырларны яздырып алырга мөмкин. "Сайтка керүчеләр хәбәрләр калдыралар. Дөрес, андыйлар әлегә күп түгел, әкренләп арта баралар",- ди. Интернеттан алынган күрсәткечләргә караганда, 2008 елның февраль аенда әлеге сайтка нибары 311 кеше кергән, мартта бу сан 1335 кә җиткән. Сайт белән кызыксынучылар арасында Рәсәй халкы гына түгел, Германия, Украина, Кытай, Латвия, Корея, Мексика һәм башка ил вәкилләре дә бар. "Максатым - әлеге сайт-та Мамадыш районы турында күбрәк мәгълүмат туплау. Шуңа күрә пор-талдагы белешмәләрне даими рәвештә яңартып торам",- ди И.Галиуллин. Интернет челтәрендә Мамадыш районы турында мәгълүмат алырлык унлап сайт бар. Арада кайбер мәктәпләрнең дә үз уңышлары, күрсәткечләре тупланып бара торган махсус сайтларын атарга була.
"Нократ". Г.МӨХӘММӘТҖАНОВА әзерләде.
3627
Всего комментариев: 0
avatar
Реклама
Мы в социальных сетях
Поиск
Вход на сайт
Логин:
Пароль:
Наш опрос
Вам понравился наш портал?
Всего ответов: 983
Статистика
Наш портал живет -й день.
Ваш браузер:
Ваш ip: 3.233.242.204
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Сегодня День рождение:
AntonioSic(43), HoraceKibra(46)
Последним зарегистрировался:
namushCut
Сегодня посетили сайт: